Район башлыгына сорау бир

2014 елның 3 гыйнвары, җомга
Сорау: “ Хуҗасыз этләр белән булган проблеманы хәл итегез, зинһар! Этләр иркен рәвештә көтүләре белән үзәк почта, “Ак каен” сәүдә үзәге янәшәсендә, Урсала бистәсендә йөриләр. Төнлә алар аеруча куркыныч, бер –берсе белән өзгәләшәләр,эт тавышыннан колаклар тона. Алар көннән – көн арталар гына.”

Җавап:
Әлмәт муниципаль районының рәсми сайты аша килгән мөрәҗәгатькә түбәндәгеләрне әйтә алабыз.

“Экосервис” ҖЧҖ атна саен торак йорт компанияләре, ТСЖ, Торак – коммуналь хуҗалык департаментыннан килгән гаризалар нигезендә хуҗасыз йөргән этләрне аулый. Сезнең гаризагыз нигезендә “Экосервис”ка күрсәтелгән территорияләрдә йөргән этләрне тоту бурычы куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International