Халык күп җыелган урыннарда куркынычсызлык чараларын булдыру зарур

2013 елның 31 декабре, сишәмбе
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Дамир Гарипов һәм Федераль куркынычсызлык службасы идарәсенең ТР буенча Әлмәттәге бүлеге начальнигы, полковник Владимир Зимин белән берлектә калабызның социаль учреждениеләрендә булдылар. Комиссия тикшерүе “Юбилейный” спорт сараеннан башланып китте. Биредә район башлыгы “Нефтяник” хоккей клубы генераль директоры урынбасары Альберт Шафиковка куркынычсызлык буенча сорауларын бирде. Монда бар да тәртиптә икәнлеге ачыкланды.

Алга таба комиссия 44 нче “Росинка” балалар бакчасына юл алды. “Полицияне чакырту өчен ашыгыч ярдәм чакырту кнопкасы, домофон эшли, видеокамералар булса, тагын да ышанычлырак булыр иде”, - дигән гозерен белдерде бакча мөдире.

2 нче мәктәптә террорчылыкка каршы көрәш буенча стендлар каралды. Биредә шулай ук видеокамераларның кирәклеге ачыкланды.

Әлмәт автовокзалында полицейский тәүлек буена кизү тора. Монда металлодетектор урнаштыру зарур. Вокзалның периметры буйлап һәм бинаның эчке өлешендә 6 видеокамера урнаштырылган. Тагын 3 видеокамера кую күздә тотыла.

Соңгы тукталыш Әлмәт сәүдә үзәкләренең берсендә ясалды.

“Тәүлегенә гипермаркетта өч меңгә якын кеше булып китә. Шуңа күрә дә сәүдә үзәкләрендә куркынычсызлык югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Бәйрәмнәрдән соң җитәкчеләрне җыеп, тагын бер тапкыр бу турыда сөйләшү булачак әле”, - дип ассызыклады Дамир Гарипов.

Резеда Исмәгыйлева әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International