– Туган шәһәремдә мондый музей ачылу, аның әтием исемен йөртүе минем өчен шатлык, – Наилә Ахунова үзенең чыгышында сөенечен яшерә алмады. – Шәһәр, мәктәп җитәкчелегенә, Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе Илүсә Нәбиуллинага, Рөстәм Төхфәтуллинга, Екатерина Аничкинага зур рәхмәтләремне җиткерәм.
Шулай ук Наилә ханым музей ачылу тантанасына җыелган рус телендә иҗат итүче шагыйрь-язучыларны, аларның якыннарын да сәламләде. Мәгълүм ки, Казан дәүләт медицина университеты каршында эшләп килүче “Белая ворона” иҗат берләшмәсенең Әлмәт шәһәрендә дә бүлекчәсе бар.
Мәктәп җитәкчелеге тарафыннан музейны оештыруда ярдәм итүчеләргә тантанада Мактау кәгазьләре тапшырылды. Алар арасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов, мәгариф идарәсе начальнигы Рафаэль Ганиев та бар.
- Төрле язмышлы укучыларны үзендә туплаган кичке мәктәпләрне медальгә тәмамлаучылар сирәк күренеш. Әлмәтнең 1 нче кичке мәктәбе – бер алтын, бер көмеш медалист әзерләп чыгарган белем йорты, – дип мәктәп җитәкчелегенә мактау сүзләрен ирештерде Василий Самойлов һәм язучылар турында истәлекләре белән уртаклашты. – Бүген исемнәре телгә алынган иҗат әһелләре арасында ниндиләре генә очрамый. Татар, рус һәм башка милләт вәкилләре булган язучылар бергәләп, дус, тату иҗат итә. Алар – патриотлар, укучылар күңелендә дә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбиялиләр. Сез безнең барыбызны да дуслаштырасыз.
Тантанада кызыл тасма киселгәннән соң, яңа музей үз ишекләрен ачып, беренче кунакларын кабул итте.