2013 нче ел нәтиҗәләре буенча, ТРда 2 млн. 398,2 мең кв.м торак сафка батырылган

2013 елның 29 декабре, якшәмбе
2013 нче ел нәтиҗәләре буенча, ТРда 2 млн. 398,2 мең кв.м торак сафка батырылган. План 100 процентка үтәлгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Ул хәбәр иткәнчә, 2014 нче елда 2 млн. 399 мең кв.м торакны сафка бастыру көтелә, шул исәптән, 393,9 мең кв.м – социаль ипотека программасы буенча.

Ирек Фәйзуллин авария хәлендәге торакны бетерү программасын тормышка ашыру турында сөйләде, ул 2013–2017 нче елларга исәпләнгән. Әлеге вакыт эчендә 1688 авария хәлендәге йорттан кешеләрне күчерү көтелә, анда 1217 торак бүлмә бар. 2013 нче елга программаны финанслау күләме 4 млрд. 238 млн.сум булган, шул исәптән, ТР бюджеты хисабына - 2 млрд. 395 млн.сум.
Бүгенгә Алабугада аренда торагы төзелеше тәмамланган. 2014 нче елда аренда торагын төзү кысаларында 77 мең 955 кв.м мәйданлы 20 торак йортны сафка бастыру планлаштырыла.
Төзелеш министры хәбәр иткәнчә, 2013 нче елның 27 нче декабренә ятим балаларны һәм әти-әни яклавыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү өчен бүлеп бирелгән бюджет акчалары тулысынча үзләштерелгән. Әлеге акчаларга 265 торак алынган, 265 найм килешүе төзелгән. Шулай итеп, 2013 нче ел программасы вакытында тормышка ашырылган.
2013 нче елда республикага, 1136 Бөек Ватан сугышы ветеранын торак белән тәэмин итү өчен, федераль бюджеттан 1 млрд. 257 млн. 860 мең сум күләмендә акча күчкән. Алар тулы күләмдә үзләштерелгән.

2013 нче елда ТРда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы кысаларында 87 гаилә (13 муниципаль районда) Дәүләт торак фонды белән килешүләр төзегән. Бюджет чаралары муниципаль берәмлекләргә күчерелгән, дип хәбәр итте Ирек Фәйзуллин.

2014 нче елда ТРда 10 мең 375 урынлы 90 балалар бакчасын сафка бастыру көтелә. Бу эшкә 5,1 млрд.сум бүленгән.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, 3 нче гыйнвардан төзелеш мәйданчыкларында эшләр оештырылган булырга тиеш, чөнки 2014 нче елда планлаштырылган бик күп объектны сафка бастыру көтелә, дип хәбәр итә ТР Пезиденты матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International