Әлмәт Татарстан республикасының иң төзек торак пункты

2013 елның 27 декабре, җомга
Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында “Татарстан республикасының иң төзек торак пункты” бәйгесенә йомгак ясалды. Чарада әлеге тармакны актив яктырткан массакүләм мәгълүмат чаралары да бүләкләнде.

100 меңнән артык кеше яши торган шәһәрләр арасында “Татарстан республикасының иң төзек торак пункты” дип Әлмәт табылды. Бүләкне “Торак сәясәте һәм торак коммуналь хуҗалык департаменты” директоры Дамир Аскиев алды.

Журналистларга да аерым рәхмәт сүзләре адресланды. Бәйгедә 39 массакүләм мәгълүмат чарасы катнашкан. Бүләкләнүчеләр арасында Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Лира Сахапова, “Әлмәт таңнары” газетасы журналисты Ирина Апачаева да бар.

Ф.Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International