Татарстанда “Чыршы” операциясе бара

2013 елның 27 декабре, җомга
 21 – 31 декабрьгә кадәр республикада «Чыршы» операциясе бара.

Әлеге профилактик чарада, ТР Эчке эшләр министрлыгының приказы нигезендә профилактик чара буларак оештырыла. Операциядә эчке эшләр идарәләренең күп бүлекләре катнаша. Полиция хезмәткәрләре урманчылар белән берлектә рейдлар оештыралар, рөхсәтсез чыршы кискәннәрне җәзага тарталар, әлеге төр агач белән сәүдә итүчеләрнең документлары тикшерелә. Шулай ук республикага башка регионнардан энәле агачлар алып керү дә катгый контрольдә.

Ф.Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International