Әлмәтнең 120 укучысы Республика яңа ел чыршы бәйрәмендә катнашты

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе
Әлмәтнең 120 укучысы Республика яңа ел чыршы бәйрәмендә катнашты. “Татнефть-Арена” Боз сараенда үкән бәйрәмгә 7 меңләп тамашачы, шул исәптән, Татарстанның муниципаль берәмлекләреннән 2 меңләп бала: 7-11 сыйныф укучылары, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, ятимнәр, мәктәп иҗтимагый тормышына актив өлеш кертүчеләр, уку алдынгылары, фестиваль һәм спорт ярышларында җиңүчеләр килгән иде.

Чыршы бәйрәмендә катнашучыларны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков тәбрикләде. “Татарстанда хыяллар чынга аша” темасы буенча әзерләнгән Яңа ел тамашасы күзләрне камаштырырлык ике катлы сәхнәдә барды. Чараның төп идеясе – балаларның күңел түрендәге иҗади, спорт, инновацион теләкләренең чынга ашуы.

Ландыш Сибгатуллина
Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International