Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Самара өлкәсендә нәшер ителәчәк китапның бер бүлеге Нәдер Уразмәтовка багышланачак
2013 елның 25 декабре, чәршәмбе
2014 елның Мәдәният елы дип игълан ителүе тарихыбызны барлау, үстерү юнәлешендә яңа мөмкинлекләр бирәчәк. Самара һәм Әлмәт төбәге тарихчылары ике арадагы багланышларны ныгыту юнәлешендә эш башлады инде.Самара өлкәсенең Камышлы районы Иске Ярмәк, Гали авыллары, гомумән туган як тарихына багышланган киң күләмле китапның бер бүлеге XVIII гасырда беренчеләрдән булып нефть тапкан һәм кара алтын эшкәртүгә нигез салган якташыбыз Нәдер Уразмәтовкә багышланачак. Бу көннәрдә Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты бинанда ике төбәк тарихчыларының чираттагы очрашуы булып узды. Әлеге чаралар Бөтендөнья Татар конгрессының Әлмәт бүлекчәсе тарафыннан оештырылды. Уку йортның ректоры, татар конгрессының Әлмәт муниципаль районы оешмасы җитәкчесе Ильяс Салахов билгеләп узганча, ике төбәк арасындагы бәйләнешләрне дәвамлы итү өчен конгресс һәм бюро әгъзалары тарафыннан мөмкин булганның барысы да эшләнәчәк.
Самара өлкәсе татарларының милли –мәдәни “Сәлам” газетасы мөхәррире Фәрит Шириязданов, Камышлы, Келәүле авыллары имам хатибы Габдулла Мөхәммәткәрим, Әлмәттән туган як тарихын өйрәнүче, күп кенә китаплар авторы Роза Сәлмәнова, “Әлмәт энциклопедиясе” фондын оештыручыларының берсе Рафик Әмирханов, Нәдер Уразмәтов нәселе вәкиле Ландыш Нәдырова, элеккеге нефтьче, Колшәрип авылы тарихын өйрәнүче Булат Заһиров бергәләп Нәдер Урәзмәтов, ул чорларның тарихына бәйле булган яңа мәгълүматлары белән уртаклаштылар, әңгәмә корып, фикер алыштылар.
Төбәк тарихи вакыйгаларга һәм шәхесләргә бай. Шуларның берсе – Яңа Нәдер авылына нигез салучы Нәдер Уразмәтов. Аның исеме XVIII гасырларда ук билгеле була һәм руда сәнәгатьчесе буларак тарихка кереп калган. Нәдер Урәзмәтовка 1730 елларда ук Зәй, Чирмешән, Шушма буйлары файдалануга бирелә.
1746 елда икенче ревизия вакытында беренче тапкыр Сок елгасы буендагы Нәдер авылында гомер сөргән Уразмәтов фамилиясе теркәлә. Өченче ревизия вакытында ул Әлмәт районының Яңа Нәдер авылына килеп төпләнә. Тарихчылар “Нәдер” исеме белән бәйләнешле биш авыл булуын дәлиллиләр. Бер Нәдер авылы – Лениногорск районының хәзерге Сугышлы авылы, икенчесе, Чирмешән районы Шушма елгасы тирәләрендә була. Казан – Оренбург юлы өстендә дә андый исемле авыл була. Шунысы мөһим Нәдер исемендәге авыллар табигый запаслар мул булган урыннарга урнашкан.
ХХ гасыр башында Яңа Нәдер авылында Нәдер Уразмәтов нәселеннән дворян дәрәҗәсендәге 20 ләп вәкил яшәгән.Өч вәкиле Яңа Кәшер авылында көн күрә. Нәдер Уразмәтов үзе 1758 нче елда хәзерге Нәдер авылында вафат булган дип, фаразлана. 2013 елның июнь аенда Яңа Нәдер авылында Нәдер Уразмәтов истәлегенә структур композиция ачылды.
Роза Сәлмәнова сүзләренә караганда, Әлмәт тарихы, Риза Фәхретдиннең 150 еллыгына багышланган китапта Нәдер Уразмәтовның нәсел шәҗәрәсе бирелгән булган. Тарихи тикшеренүләр барышында хәзерге Самара өлкәсенең Иске Ярмәк, Гали авылларының да Бөгелмә өязенә кергәнлеге ачыклана. Нәдер Уразмәтов нәселе ваәкилләре нәкъ менә әлеге авылларга нигез салып, төпләнеп яши башлыйлар. Туганлык җепләре ике төбәк арасындагы бәйләнешләрне тагын да ныгытып, уртак иҗади хезмәтләргә нигез булып тора.Самара өлкәсенең туган як тарихына багышланган китапта Нәдер Уразмәтовка багышланган аерым бүлек әлеге хезмәтләрнең нәтиҗәсенә бәйле.
2014 елда әлеге китап нәшер ителәр дигән ышаныч бар.
Фәрдия Хәсәнова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз