Әлмәт районының өч авыл җирлеге башлыгы автомобильле булды. Ачкычларны Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының VIII съездында тапшырдылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге съездда чыгыш ясап, Татарстан алдында торган күп кенә бурычларны хәл итүдә җирле үзидарәнең зур ролен билгеләп үтте. Съезд делегатлары арасында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов та бар иде.
Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы эше турындагы хисап белән аның рәисе Минсәгыйт Шакиров чыгыш ясады. Ул китергән күрсәткечләр буенча, муниципаль берләштерелгән бюджетларның керем өлеше 2013 елда 62 млрд сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта бюджетларның аренда түләүләре буенча недоимкалары 200 млн сум һәм мөлкәткә салым буенча 400 млн сум.