Карактан кала, уттан калмый дигән әйтем юкка гына чыгарылмаган. Быел шәһәрдә һәм районда 122 янгын теркәлгән. Аларда 8 кешенең гомере өзелгән, 26 кеше тән җәрәхәтләре алган. Ут белән саксыз эш итү республикада 105 кешенең гомерен алып киткән. Янгын бәйрәмнәрне ярата. Хәмер кулланган килеш тәмәке тарту аркасында нәкъ менә Яңа ел бәйрәмнәренең кайбер гаиләләргә кайгыга әйләнүен әлмәтлеләр хәтерлидер әле. Наил Әхмәтгәрәев күршеләрнең ялгыз яшәүче өлкәннәрне күзәтчелек астына алуларын сорап та мөрәҗәгать итте. Быел гына да янгын вакытында республикада 41 пенсионер һәм 10 инвалидның гомере өзелгән. 10 ноябрьдә Әлмәт районында Иске Михайловка авылында сөрем газы белән агуланып 1927 елгы абзый һәлак була. Янгын суыткычның электр челтәре төзексезлеге аркасында килеп чыккан.
Игътибар – балаларга
Укучылар кышкы каникулны аеруча көтеп ала. Телисең икән тимераякта, чаңгыда, чанада шуасың, паркка яки бәйрәм чыршысы урнаштырылган, тау ясалган башкасына барасың, дәрес әзерлисе юк. Әмма әти-әниләрдән бу көннәрдә балаларына карата аеруча игътибарлы булу сорала. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итү буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында бу хакта да сүз алып барылды. Балалар белән әледән-әле пиротехник әйберләрне ничек куллану, боз өстендә, сулыкларда сак булу кирәклеге турында сөйләшү комачау итми.
Киңәшмәдә төрле служба җитәкчеләре тыңланды. Чыгышлардан аңлашылганча, бәйрәм көннәрендә һәр торак-эксплуатация участогында авария-диспетчерлык службасы эшли. Шулай ук “000” гә дә шалтыратырга мөмкин. Юл хуҗалыклары да теләсә нинди һава шартларына әзер булуларын җиткерделәр.
Галия Исрафилова, Колшәрип мәктәбе директоры:
- Мин 29 ел җитәкче булып эшлим һәм һәр елны Яңа ел бәйрәмен шатланып та, куркып та көтеп алам. Сигезенче класста укыганда куркынычсызлык кагыйдәләре сакланмау аркасында Кар кызы булып киенгән бер кыз пеште. Бу хәл 1972 елда Азнакай районында булды. Ул бик озак шифаханәдә ятты, көчкә аягына басты. Бүген дә аның йөзендә җөйләр саклана. Бик чибәр кыз иде ул. Яңа ел җиткән саен күз алдына шул күренеш килеп баса, бәйрәмнәр вакытында һәр бала өчен кайгырып торам. Балалар исәнлеге – һәрбер әти-әни, укытучы, җитәкче өчен мөһим. Шуңа күрә мин пиротехник изделиеләрне, төрле шартлаткычларны сатуны тыярга кирәк дип саныйм. Чөнки балалар арасында әйткәнне тыңламый торганнары да була, һәрберсен карап бетереп булмый.