Россия банклары клиентларының кесә телефонына карточкалар белән башкарылган операцияләр хакында мәҗбүри рәвештә смс-хәбәрләр җибәрәчәк

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе
2014 елның 1 гыйнварыннан Россия банклары клиентларының кесә телефонына яки электрон почтасына аларның банк карточкалары белән башкарылган бөтен операцияләр хакында (сату-алу, акча алу, исәп-хисап счетына акча күчү һ.б.) мәҗбүри рәвештә смс-хәбәрләр җибәреп торырга тиеш булачак.

Тик бер шарт бар: банк базасында клиентның телефон номеры сакланган булырга тиеш.

Клиентның телефон номеры сакланмаган яки яңага алмаштырган очракта, банк хезмәткәрләренә хәбәр ителмәгән булса, банк аның картасын яңа елның беренче көнендә үк сафтан чыгарырга хокуклы.
Моннан тыш, “Халыкара түләү системасы турында”гы Федераль законның 9 нчы маддәсенә кертелгән үзгәрешләр нигезендә, банклар клиент рөхсәтеннән башка банк картасыннан алынган акчаны да кире кайтарырга тиеш булачак. Акчаны кире кайтару өчен ике шарт үтәлергә тиеш. Беренчедән, клиент үз рөх­сәтеннән тыш башкарылган операция хакында банкка бер тәүлек эчендә хәбәр итәргә бурычлы. Банк, үз чиратында, бер ай эчендә пластик картаның “кимче­лекләре” булмавын ачыкларга тиеш. Әйтик, клиент кайчандыр акча алу өчен картасын кемгәдер биреп торган булса, урланган акчаны кире кайтара алмаячак, дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан".
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International