ИГЪТИБАР. 2014 елның 5-8 февраль көннәрендә Г.Камал исемендәге ТАТАР ДӘҮЛӘТ АКАДЕМИЯ ТЕАТРЫНЫҢ Әлмәт Татар Дәүләт драмы театры бинасында гастрольләре узачак

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе
ИГЪТИБАР. 2014 елның 5-8 февраль көннәрендә Г.Камал исемендәге ТАТАР ДӘҮЛӘТ АКАДЕМИЯ ТЕАТРЫНЫҢ Әлмәт Татар Дәүләт драмы театры бинасында гастрольләре узачак

5-6 февраль(чшм., пнҗ. 19:00) – «Бабайлар чуагы»(Запоздалое лето) - режиссер: Ф. Бикчәнтәев, драматург: И. Зәйниев, рәссам: Б. Ибраһимов. Лирик комедия, 2 пәрдә. 2сәг. 20 мин. 12+
7,8 февраль (җмг.19:00, шмб. 18:00) – «Искән җилләр көенә»(Под музыку ветра) – режиссер: Л. Әхмәтова, драматург: З. Хәким, рәссам: А. Нестеров, композитор: Р. Әхиярова. Романтик комедия, 2 пәрдә. 2 сәг. 40 мин. 12+

«Бабайлар чуагы»
Кеше гомере күп өлешләрдән торса да, нәтиҗәсе булып картлык килә. Кемдер тормышның бу агышын язмышына буйсынып ничек бар шулай кабул итә, ә кемдер, шул исәптән Илгиз Зәйниевнең яңа пьесасының төшенкелеккә бирелмәс геройлары да, башкача уйлыйлар... Яшь чикләүләренә буйсынып үз кабыгың эченә бикләнеп яшәргәме инде хәзер? Сызланулар һәм пенсия турында гына сүз йөртергәме? Юк, мондый тормыш алар өчен түгел. Үзеңдә яңа талантлар ачу, күкрәк киереп сулап, картаюны белмәгән күңелдә әле мәхәббәт өчен дә урын табу - менә ичмасам бу тормыш. Спектакль баш героиня Хәлимәнең кызы һәм оныгы янына җир читендәге Владивосток шәһәренә китәргә җыену ыгы-зыгысы белән башланып китә...


«Искән җилләр көенә»
Мәхәббәт ничек туа? Чын хисләрне табу мөмкинме? Бу сорауларга тормыш бары үзе җавап бирер. Өметсез мәхәббәт хисен кичергән Рамай үзенең чын ир-егет булуын исбатлар өчен армиягә китеп бара. Армиянең дә әле ниндиенә – һава десанты гаскәрләренә! Дөресен генә әйткәндә, штабта писарь булып хезмәт итә ул. Шулай булса да, көннәрдән бер көнне Рамайны да парашют белән сикерергә җибәрәләр... Искән җилләр егетне кайларга очыртып китәр соң?

Билетларны театр сайтыннан сатып алырга мөмкин: http://go.kamalteatr.ru/rus
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International