Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәт җырчысы Рамил Галимҗанов “Татар җыры” халыкара фестивалендә җиңү яулап, “Алтын барс”ка ия булды
2013 елның 25 декабре, чәршәмбе
“Пирамида” комплексында “Татар җыры-2013” фестивалена нәтиҗә чыгарылып, халыкара булган шушы милли музыкаль вакыйга сыгынтысы тәкъдим ителде.
Татар җыр сәнгате йолдызлыгын барлап, Айдар Галимов башкаруындагы “Кадерле җан” җыры белән башланган «Татар җыры-2013»нең йомгаклау тамашасында игълан ителгәнчә, фестиваль номинацияләре һәм җиңүчеләре түбәндәгечә билгеләнгән булып, аларны бүләкләү тантанасы, гадәттәгечә, репертуарларындагы иҗат җимешләре үрнәкләре белән үрелеп барды.
«Ел ачышы» номинациясендә җиңүче булып «Сөйгәнең кем» җыры белән Әлмәт җырчысы Рамил Галимҗанов танылды һәм “Алтын барс”ка ия булды. Шәһәрдә булган бәйрәмнәрдә көр, үзенчәлекле тавышы белән тамашачыларны үзенә карата алган Рамилне әлмәтлеләр яхшы белә. Мәркәзебез сәхнәсенә менүе, әле танылган җырчылар белән бер сәхнәдә чыгыш ясавы, ул гына да түгел, җиңүе зур казаныш ул!
«2013 елның музыкаль ташкыны» номинациясендә Алина Даутова «Ак күлмәкләрем» белән чыкты, ә Мәликә «Ярату» дигән җыйнак кына шоусы белән «Иң яхшы танцеваль проект» номинациясе буенча “Алтын барс”ка ия булды. “2013 елның романтик җыры” номинациясендә Илдар Әхмәтов башкаруындагы "Чын күңелдән килә сөясем" өстенлеккә чыкты,«Ин яхшы альбом» номинациясендә җиңгән Ландыш Нигъмәтҗанованың "Мәхәббәт күзләреңдә" альбомындагы "Оныта алмадым" җыры тәкъдим ителде.
Ә алдагы өч номинациядә ир-егетләр һәм хатын-кызлар аерым сайланган иде: «Тамашачы мәхәббәте»ндә Рәсим Низамов “Яратып кавышканнар” һәм Зәйнәп Фәрхетдинова "Соңладың"; «Халык мәхәббәте» номинациясендә җиңүче Нәфкат Нигъмәтуллин “Өн белән төш арасында”, Хәния Фәрхи "Син дөньяда яши дисәләр" җырлары белән чыкты,«2013 елның иң популяр җыры» дип Ришат Фазлыйәхмәтов башкаруындагы "Син кирәк" һәм Алина Сафиуллинаның репертуарындагы "Бәхет гөлем" табылды. Х.Фәрхи сүзләренчә, бу юлыгы "Алтын барс" сыны аның инде 14 нчесе һәм хатын-кыз җыр башкаручылар арасында иң күбе санала.
«Халык мәхәббәте» номинациясендә Нәфкат Нигъмәтуллинга бәхет елмайды.
Залны шаулатканнардан «Татар җыры легендасы» номинациясендә Хәмдүнә Тимергалиева "Галигә барам әле"се белән һәм «Иң яхшы дуэт» номинациясендә Хәмдүнә Тимергалиева - Мөнир Рахмаев "Бер картлыкта - бер яшьлектә" җыры белән янә сәхнәне ду китерде. Чыннан да, легендар җырчыбыз, бөтен гомерен татар җырына багышлаган кеше ул, без бергә эшлибез аның белән, дип, Салават Фәтхетдинов Хәмдүнә ханымны якын итеп тәбрикләде.
«Иң популяр автор-башкаручы» номинациясендә җиңгән Ринат Рәхмәтуллин "Синең күзләр нигә моңсу" җырын тәкъдим итте. Аңа “Алтын барс” сынын тапшырганда “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, без балачакта өйрәнгән комбайн табышмагындагы ура, суга, җилгәрә, үзе төяп җибәрә кебек син – барысын да үзең эшлисең, дип шаяртты.
«Иң яхшы видеоклип» Раяз Фасиховныкы булды һәм ул шушы "Минем белән кал әле" җырын башкарды.
Гүзәл Уразова коллективы «Иң яхшы эстрада-җыр театры» номинациясендә, Фирдүс Тямаевның "Эх, гомер итәбез"е «2013 елның иң яхшы хиты» номинациясендә – беренче. Г.Уразова сүзләренчә, 11 нче концерт сезоны һәм бу аның 11 нче “Алтын барс” сыны.
Ә инде «Ел җырчысы» - Салават Фәтхетдинов. Салават “Мин яратам, сине Татарстан!” җыры белән рухландыргач, бу җырны “мин таратам сине, Татарстан” дип җырларга язмасын, дип тирән мәгънә салып сагайтты. Тамашачылар исә, олы хөрмәтен күрсәтеп, Салаватка аягүрә алкышлады.
“Татар-информ” буенча
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз