Татарстанда "Ел җитәкчесе" конкурсы лауреатларын бүләкләделәр

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе
Кичә Татарстан Республикасында "Ел җитәкчесе" республика иҗтимагый конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Тантаналы чара "Корстон" КСККнда үткәрелде. Тантанага Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов та чакырулы иде.

Әлеге конкурс ТР Президентының 2002 елның 26 февралендәге №УП-121 Указы нигезендә уздырыла башлаган. ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендәге комиссия конкурска җитәкчелек итә.

Конкурста җиңүчеләрне һәм тантанада катнашучыларны сәламләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бөтенесен 2013 ел тәмамлануы белән котлады. «Ел гади генә булмады, вакыйгалар күп булды, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. - Без Казанда җәйге Универсиаданы уздырдык. Авыр икътисадый торышка карамастан, икътисад күрсәткечләрен саклап калдык, Татарстан Республикасының тулаем төбәк продукты 1 трлн. 520 млрд сум тәшкил итте. Әлбәттә, бу - биредә булган җитәкчеләр, алар җитәкләгән коллективлар һәм предприятиеләр казанышы. Сезне, җитәкчеләр, һәм сезнең коллективларны елның шундый күрсәткечләре белән котлыйм, шулай ук якынлашып килүче яңа ел белән котлыйм».

Шуннан “Ел җитәкчесе 2013” республика иҗтимагый конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Быел конкурста түбәндәге номинацияләр булды - көндәшлеккә сәләтлелек, актив инвестицион эшчәнлек, инновацион эшчәнлектәге казанышлар, югары социаль җаваплылык, кадрлар потенциалы актив үсеше, производствода экологик куркынычсызлык өчен, кече (урта) бизнес предприятиесе белән уңышлы идарә иткән өчен, хезмәттә куркынычсыз һәм сәламәт шартлар формалаштырган өчен.

Җиңүчеләр арасында әлмәтлеләр дә бар иде. “Көндәшлеккә сәләтлелек” номинациясендә “Татнефть” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары, “Татнефть” ААҖ баш инженеры Наил Ибраһимов, «Югары социаль җаваплылык номинациясендә «Елховнефть» нефть һәм газ табу идарәсе начальнигы Рөстәм Хәлимов җиңүче дип табылды.

Конкурс лауреатларын алтын күкрәк билгеләре һәм дипломнар белән бүләкләделәр.
Тантана концерт программасы белән дәвам итте.

Ландыш Сибгатуллина, ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International