Лицензия киләшүләре белән каралган 2013 елда геологик-разведка эшләренең күләмнәре тулысынча үтәлгән. Эзләнү-разведка бораулавының уңышлылыгы 78% тәшкил итте. 2D рәвешендәге сейсмик-разведка эшләре 873 км озынлыгында һәм 3D рәвешендәге эшләр 1200 кв. км башкарылган.
2014 елда Татарстан Республикасы чикләрендә һәм аннан читтә дә “Татнефть”компанияләр төркемнәренең лицензион кишәрлекләрендә геологик-разведка эшләрен дәвам итү планлаштырыла.
Директорлар советы әгъзалары Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында кече һәм урта бизнесны үстерү турында мәгълүмат тыңладылар. “Татнефть” ААҖ нең ун ел эчендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм программасы нәтиҗәсе 2 меңнән артык эш урыннары булдырудан гыйбарәт, эшкуарлар реализацияләгән продукция күләме 2,4 млрд. сум тәшкил итте, берләштерелгән бюджетка салым түләүләре 400 млн. сумнан артып китте.