Әлмәттә полициянең участок уполномоченныйлары өчен ике административ– торак комплексы ачылды

2013 елның 24 декабре, сишәмбе
Бүген Әлмәттә полициянең участок уполномоченныйлары өчен Рус Акташы һәм Яңа Кәшер авылларында ике административ–торак комплексы ачылды. Әлеге комплекс торак йорт һәм полиция хезмәткәре өчен салынган йортны берләштерә.

Рус Акташы авылында узган ачылу тантанасында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, ТР Эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов, Эчке эшләр идарәсенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Дамир Гарипов катнашты.

Район башлыгы Рус Акташы авылындагы йортның ачкычы тантаналы шартларда полиция капитаны Фәнис Абраровка тапшырды.

Эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов административ– торак комплексын төзүдә һәртөрле ярдәм күрсәтүчеләргә министрлыкның бүләкләрен тапшырды.

Республика программасы кысаларында шундый ук административ–торак комплекс Яңа Кәшер авылында да ачылды. Авыл җирлеге составына берничә авыл керә, 1939 кеше исәпләнә. Әлеге территориядә хезмәт күрсәтәчәк участок уполномоченный итеп полиция капитаны Рөстәм Сәфәров билгеләнгән.

Ландыш Сибгатуллина
Ф. Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International