Мәҗит Салихов: “Терлекчелек өлкәсендә иң мөһим бурыч– мал санын арттыру”

2013 елның 24 декабре, сишәмбе
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Башкарма комитетның зур залында авыл хуҗалыгы нәтиҗәләренә, терлекчелек тармагында мал санын арттыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрелде. Чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре катнашты.

Төп доклад белән Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе консультанты Илшат Фәтхетдинов чыгыш ясады. Район башлыгы билгеләп узганча, терлекчелек тармагында төп бурыч хуҗалыкларда мал санын киметмәү һәм ел ахырына кадәр 17685 башка җиткерү. Кызганычка каршы, әлеге планда районның күрсәткечләре бик үк уңай түгел. Киңәшмәдә мал саны кимегән хуҗалыкларга җавап тотарга, ни өчен кимегәнлеген аңлатырга туры килде. Җитешсезлекләрне кыска вакытларда бетерү бурычы куелды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Извил Гадрәкипов икътисади күрсәткечләр буенча хуҗалыкларның рейтингы белән таныштырды, киләсе елга басым ясалырга тиешле проблемаларга тукталды.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә җитештерелгән сөтнең күләме, 100 баш сыердан алынган бозаулар саны, яшь малларның сакланышы, ашату, дөрес итеп рацион төзү, терлекчелек фермаларында ветеринария таләпләренең үтәлеше киңәшмәдә күтәрелгән төп мөсьәләләр булды.

Фәрдия Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International