Әлмәтнең 1 нче мәктәбе укучылары 21 нче ТОСМС ның чыршы бәйрәмендә катнаштылар

2013 елның 24 декабре, сишәмбе
23 декабрь көнне Әлмәт шәһәренең 1 нче мәктәбе укучылары 21 нче ТОСМС территориясендә чыршы бәйрәмен ачу тантанасында катнаштылар. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов район башлыгы Мәҗит Салихов һәм шәхсән үз исеменнән педагоглар коллективын, укучыларны, микрорайонда яшәүчеләрне якынлашучы Яңа ел бәйрәмнәре белән тәбрик итте. Ул мәктәпнең шефлары “ТАТЕХ” ЯАҖ, әлеге округның депутаты Ирек Хәйруллинга һәртөрле ярдәм күрсәткәннәре өчен олы рәхмәтен җиткерде.
Кыш Бабай, Кар кызы һәм әкият персонажлары катнашында күрсәтелгән тамаша бәйрәмгә җыелучылар өчен Яңа ел бүләге булды.

Энҗе Хәсәншина
Ф.Хәсәнова әзерләде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International