Әлмәт муниципаль районы башлыгына ТР ветераннары (пенсионерлары) иҗтимагый оешмасы Республика советыннан Рәхмәт хаты килгән

2013 елның 24 декабре, сишәмбе
Рәхмәт хатында Мәҗит Салиховның ветераннарга даими ярдәм итеп торуы билгеләп үтелгән

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов исеменә Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) иҗтимагый оешмасы Республика советыннан Рәхмәт хаты килгән.

Рәхмәт хатында Республика советы рәисе Хәбир Иштирәков Мәҗит Салиховка ветераннарга даими игътибар күрсәтүе, муниципаль берәмлекнең ветераннар (пенсионерлар) советы эшчәнлегендә актив катнашуы һәм ярдәм итеп торуы, республикада ветераннар хәрәкәте үсешенә зур өлеш кертүе өчен рәхмәтен җиткерә. Бу хакта Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International