Киләчәктә Әлмәт укучыларына алтын һәм көмеш медальләр бирелмәячәк

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлаган укучыларга алтын һәм көмеш медаль бирү традициясеннән баш тартырга карар кылган.

1 сентябрьдән үз көченә керәчәк “Мәгариф турындагы ” Федераль законда чыгарылыш укучыларын медальләр белән бүләкләү каралмаган. Киләчәктә укуда югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларга махсус аттестатлар биреләчәк. Аны 11нче сыйныфны бөтен фәннәрдән дә бишле билгеләренә тәмамлаган укучылар алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International