Район башлыгы Әлмәтнең икмәк пешерү заводында булды

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе
Бүген район башлыгы Мәҗит Салихов Әлмәтнең икмәк пешерү заводында булды. Эшлекле визит икмәк – күмәч продукциясенең яңа производство бинасына оештырылды. 1500 квадрат метрлы яңа бинасында 1 нче сортлы “Белый”, “Дарницкий”, “Сельский”, “Тимирязевский новый”, “Паляница украинская” сортлы ипиләр пешереләчәк.

Яңа производство комплексы тулысынча автоматлаштырылган һәм куллану өчен бик уңайлы. Җиһазлар һәм аларны монтажлауга 40 млн. сум исраф ителгән.

Икмәк пешерү заводының мәйданы кимесә дә, җитәкчелек кыскартуларга юл куймаган. Мәҗит Салихов ипи пешерү заводының шәһәр өчен бик мөһим объект булуын ассызыклады, технологик процессларны камилләштерүнең сыйфатны арттыруга этәргеч булуын билгеләде.

Наталья Андреева
Ф .Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International