Әлмәт үзәк район хастаханәсендә хирургия һәм офтальмология бүлекләренә капиталь ремонт ясалган. Бу хакта район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте. Модернизация хирургия стационары һәм офтальмологиянең ике операция блогы урнашкан бишенче кат бүлмәләренә кагылды.