Татарстанда 159,6 мең тонна шикәр комы җитештерелгән

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе
Сезон башыннан 1 млн 241,7 мең тонна тамыразык эшкәртелгән

Татарстанда 159,6 мең тонна шикәр комы җитештерелгән. Сезон башыннан 1 млн 241,7 мең тонна тамыразык эшкәртелгән, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

Бер тәүлектә 1149 тонна татлы продукт чыгарылган. Шул ук чорда 8,5 мең тонна чимал эшкәртелгән.

Билгечләр бәяләвенчә, шикәр чыгышы 12,4 процент тәшкил итә.

ТР да яшәүчеләрнең шикәр комына ихтыяҗы - 150-160 мең тонна.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International