Әлмәттә беренче тапкыр мунча остасы исеменә бәйге оештырылды

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе
Анда катнашуга шәһәребездән һәм күрше районнардан 40 тан артык кеше гариза биргән иде.

“Сәламәтлек комбинаты”нда узган бәйгедә мунчачылар үзләренең мавыгулары белән таныштырды, себерке белән чабындыру техникасын тәкъдим итте. “Эссе” бәйгедән соң беренчелек Чаллыдан Ринат Шакировка бирелде. Ландыш Надырова (Әлмәт) һәм Фидус Салахов (Чаллы) икенче урынны бүлеште. Өченче урын Әлмәттән Николай Маханькога бирелде. “Иң өлкән яшьтәге мунчачы” исеменә 71 яшьлек Факия Таҗиева лаек булды. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International