Казанда ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатының тантаналы финалы узды. Масштаблы вакыйга Россиянең 86 төбәгеннән 800дән артык конкурсантны берләштерде. Ярышларда катнашучылар төрле һөнәри компетенцияләрдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, үсешкә омтылу һәм Ватанга файда китерү теләге аларның тыныч тормышында төп юнәлеш булып калуын исбатладылар. мондый масштаблы ярышлар «Россия спорты» программасы һәм Идел буе федераль округының «Ватан Геройлары» проекты кысаларында үткәрелә.