2026 ел башыннан СФРның Татарстан Республикасы буенча бүлеге инвалид балаларның ата-аналарына 7 меңнән артык өстәмә ял көне түләгән
2026 елның 3 июле, җомга
Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларның эшләүче ата-аналары айга 4 өстәмә ял көненә хокуклы. Ел башыннан СФРның Татарстан Республикасы буенча бүлеге ял көннәренә түләүгә 297 миллион сумнан артык акча җибәргән.