Әлмәттә «Татнефть» ААҖ кубогы ачылды

2013 елның 22 декабре, якшәмбе
Татнефть» ААҖ кубогына Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы яшүсмерләр хоккей клублары арасында традицион ярышлар 21 декабрьдә Әлмәт шәһәрендә башланып китте. Мондый ярышлар инде 13 тапкыр уздырыла. Ярышларны тантаналы төстә ачу Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Түбән Кама шәһәрләрендә дә узачак. «Татнефть» ААҖ тарафыннан әлеге яшүсмерләр клубларына сертификатлар тапшырылачак.

Яңа формалар алу һәм Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы балалар хоккей командаларының тренерларына хезмәт хакы түләү өчен ел саен Татнефть» ААҖ тиешле күләмдә акча бүлеп бирә. Агымдагы елда әлеге сумма 16 млн. тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International