Әлмәт музыкантлары белән Мәскәү шәһәренең “Мастер-класс” иҗади мәктәбе арасында тыгыз хезмәттәшлек берничә ел дәвам итә. Бүгенге көндә алар “Зенит” һәм “Девон-Кредит” банклары белән бергә хәйрия проектын тормышка ашыралар. Музыка көллияте администрациясе һәм студентлары тарафыннан Әлмәт шәһәре һәм Рус Акташы авылындагы балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне Яңа ел бәйрәме белән котлау да әлеге проект кысаларында башкарылачак.
Волонтерлар 23 декабрьдә – балалар хастаханәсенә, 25 декабрьдә Рус Акташы балалар йортына һәм Әлмәт мәктәп-интернатына барып, Яңа ел бүләкләре тапшырачаклар.