“Хыяллар чынга аша” акциясе кысаларында район башлыгы мөмкинлекләре чикләнгән балаларны Яңа ел белән котлады

2013 елның 21 декабре, шимбә
Бүген район башлыгы Мәҗит Салихов Кыш бабай, Кар кызы, ТР Дәүләт Советы депутаты Гүзәл Еремеева, Халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балаларның өйләрендә булып Яңа ел белән тәбрикләде, бүләкләр тапшырды.

Беренче район башлыгы Камил Нуриевта булды. Бүген аның өчен икеләтә бәйрәм, чөнки үзенең 10 яшьлек юбилеен олы кунаклар, Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә билгеләп узды.

Әлфис - биш балалы Сафиннар гаиләсендә дүртенче бала, аңа 7 яшь. Әлфис кунаклар хөрмәтенә үзенең кечкенә сеңелләре белән Яңа ел җырын башкады. Мәҗит Салихов балаларны бәйрәм белән котлап, яхшы укуларын, авырмауларын теләп бүләкләр тапшырды.

Сергей Сабанинга инде 17 яшь. Ул чыгарылыш сыйныф укучысы. Яшүсмерне “ТМС Груп” ҖЧҖ компаниясе вәкилләре дә игътибарсыз калдырмаган, файдалы әдәбият бәйрәмгә тагы бер бүләк булды.

Район башлыгы Мәҗит Салихов мәмкинлекләре чикләнгән әлеге балаларга заманча планшетлы компьютер бүләк итте.

Ф .Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International