Беренче чиратта - куркынычсызлык

2013 елның 21 декабре, шимбә
Шуларның 56сы мәктәпләр, 88е балалар бакчалары, 35е мәдәният йортлары һәм башка учреждениеләр. Бүгенгесе көнгә аларның барысы да тикшерелгән, җитешсезлекләрне бетерү турында 68 язмача күрсәтмә бирелгән.

Агымдагы елда тиешсез урыннарда пиратехника куллану да катгый контрольгә алына дип ышандыралар белгечләр. Салют ату урыннары тиешле службалар тарафыннан тикшерелгән, алар бары тик ике урында: 21 декабрь көнне шәһәр паркында, 27 декабрь көнне “Нефтьче” мәдәният сарае каршысындагы үзәк мәйданда рөхсәт ителә. Законсыз рәвештә пиратехникалар белән сәүдә итүчеләрне ачыклау буенча махсус рейдлар уздырыла. Бүгенге көнгә кадәр службалар тарафыннан 4 сәүдә ноктасы җитәкчесенә карата административ чаралар кулланылган, 60 мең сумнан артык штраф салынган.

Фәрдия Хәсәнова
"Альметьевский вестник" газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International