Инженер лицееның мәктәп яны лагеренда 14 отрядны берләштергән «Минем космик каникулларым» җәйге сменасы иң кызган вакытта. Балаларның һәр көне минутлап язылган: көннең беренче яртысында кызыксынулар буенча үстерү дәресләре, ә төштән соң интерактив уеннар һәм гомумлагерь чаралары уза.