Әлмәттә тиешле лицензиядән башка пиротехника сатулары ачыкланган

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе
Полиция хезмәткәрләре шушы көннәрдә “Пиротехника” оператив-профилактик операциясенә чыкты.

Аның барышында бер сәүдә ноктасында тиешле лицензиядән башка пиротехника сатулары ачыкланды, кагыйдәләрне бозучыларга карата беркетмә төзелде һәм товар сатудан алынды. Пиротехника белән законсыз сәүдә итү генә түгел, ә аларны балигъ булмаганнарга сату да тыела. Моның өчен физик һәм юридик затларга административ штраф каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International