Әлмәтнең өч мәдәният учреждениесе ТР Хөкүмәте грантына лаек булды

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына Әлмәт шәһәре һәм районының өч мәдәният учреждениесе лаек булды.

«Китапханә эше» номинациясендә шәһәр китапханәсенең 2 нче номерлы филиалы (директоры Наталья Дугаева) «Заман китапханәсе – яңа мөмкинлекләр» проекты өчен. «Музей-күргәзмә эшчәнлеге» номинациясендә Кичүчат авылы мемориаль музее (директоры Диләрә Гыймранова) «Чорларны бәйләүче җеп» проекты өчен.

«Художество-эстетик белем» номинациясендә Р.Нәгыймов исемендәге1 нче номерлы музыка мәктәбе (директоры Гүзәл Хәйруллина) «Әлмәтнең көмеш чыңнары» проекты өчен. Грант бирүнең төп максаты – мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗади проектларына ярдәм итү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International