Пенсия дә, ана капиталы да арта

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе
2016 елга хәтле Россиядә пенсия күләме 25 процентка артыр дип планлаштырыла.

Быел исә картлык буенча бирелүче хезмәт пенсиясе ике тапкыр индексацияләнгәннән соң, 10,1 процентка арткан һәм уртача алганда 10 мең 700 сум тәшкил итә.Пенсия түләүдә кыенлыклар кичергән заманнар артта калды

2013 елдан социаль пенсияләр дә сизелерлек артты һәм ул бүген уртача 6,5 мең сум. Ә хәрби бәрелешләр вакытында яраланып инвалид калучылар һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның пенсиясе уртача 24 мең 280 сум һәм 15 мең 283 сум. Быел инвалид балаларның, балачактан I группа инвалид булганнарның да социаль пенсиясе яңадан исәпләнелде. Шуның нәтиҗәсендә, 760 мең гаиләнең матди хәле күпмедер дәрәҗәдә яхшырган. Ятим балаларны уллыкка яки кызлыкка, асрамага алучыларга түләнүче пособиенең дә күләме 1 мең 200 сумнан 5,5 мең сумга җитте, дип хәбәр итә “Ватаным Татарстан”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International