Шәһәрдә Яңа ел утлары кабына

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе
Ат елы җиһанга аяк басарга да санаулы гына көннәр калып бара. Быелгы Яңа ел бәйрәмнәрен беркадәр билгесезлек, курку, шул ук вакытта, зур ышаныч, якты өметләр белән көткән халыкка шәһәрнең бизәлеше дә бик мөһим. Шуңа күрә дә, кешеләрнең бәйрәм күтәренкелеге булсын, Әлмәт төсле утлар яктылыгында балкып утырсын өчен һәр оешма, предприятиенең әлеге эштә актив катнашуы кирәк. Нефтьчеләр каласында Яңа елга әзерлек эшләре ноябрь аенда ук башланган иде инде. Беренче үткәрелгән киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, 15 декабрьгә кадәр шәһәрне бизәү эшләре төгәлләнергә тиеш булса да, графиктан артта калып эшләүчеләр байтак. Бу җитешсезлекне бетерү максатыннан Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Николай Богданчиков, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Айдар Каюмов һәм журналистлар катнашында рейд үткәрелде. 17 декабрь көнне кичке караңгылыкка чума барган Әлмәт буйлап йөргәндә хакимият карарын кемнең ничек үтәгәне аеруча күзгә ташланды. Ленин урамы буйлап автовокзал ягына барганда “Шешмаойл” идарә итүче компаниясе, “Базар”,“Мегацентр” сәүдә үзәкләре заманча һәм матур бизәлеше белән аерылып тора. Ә менә “Дом света”, Менеджер мәктәбе, “ТИСБИ” идарә академиясе, Икмәк пешерү заводы биналарында комиссия әгъзалары бер генә генә гирлянда да күрмәде.

Сөләйманова урамында бары тик “СМАК” кибете генә бәйрәм мохите булдырган. Шулай ук Салым инспекциясе, Газпром, “8 Миля” картинг– клубы да Яңа ел бизәлеше буенча тиешенчә эш алып бармыйлар.

“Карат” сәүдә комплексын Совет урамының бизәге дип әйтергә мөмкин. Бинаның урам ягынннан урын алган Кар бабай һәм Кыш Бабай сәүдә йорты сатып алучыларның гына түгел, барлык әлмәтлеләрнең дә кәефен күтәрә.

“Татнефть”ААҖ,Спорткомплекс,“Юбилейный”спорт сарае, АПТС, “Әлмәтнефть” идарәсе, адмистрация бинасы, “Сбербанк”ның барлык филиаллары һәм алар янәшәсендәге территория һәр елдагыча шәһәрнең күрке булып, ерактан балкып тора. Юл буенда урнашкан “Татнефть”–АЗСлары кардан, боздан ясалган сыннар, төрле формаларга әверелдерелгән гирляндалары белән күзне камаштыра. Әлеге эшкә бик җаваплы һәм иҗади якын килгәнлекләре күренеп тора.

Биналарын бизәүгә салкын караучылар исемлегенә яңадан “Ак Барс” банкнын, “Пятерочка”, “Магнит” сәүдә үзәкләрен, Главпочтампт, кайбер аптекаларны кертергә була.

Тулаем алганда, Яңа елга әзерлек буенча шәһәрдә эш дәвам итә, алга китеш бар дип нәтиҗә ясады Башкарма комитет җитәкчесе Николай Богданчиков. Аның сүзләренә караганда, барлык нефть компанияләре шәһәрдә матурлык, бәйрәмчә мохит булдыруга җаваплы караган. Алардан үрнәк аларга кирәк. Әлмәтлеләр игътибарына тагын шуны җиткерәбез, урамдагы Яңа ел утлары, гирляндаларның берсе дә торак йортларга тоташтырылмый, электр энергиясе урам утларына ялгана һәм ОДН нарда берничек тә чагылыш тапмый.

Яңа елга кадәр үз биналарын матурларга теләүчеләргә ике атнадан артык вакыт бар әле. Теләк кенә кирәк.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
Руслан Бажутов фотосы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International