Әлмәттә “7 дней” программасының төшерү төркеме эшләде

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе
Бу көннәрдә Әлмәт муниципаль районында, Татарстан Яңа гасыр каналының “7 дней” программасы төшерү төркеме эшләде. Җурналистлар Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесеннән интервью алдылар, Токарликов исемендәге акционерлык җәмгыяте, “Кичүчат”, “Актау” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрдә булып, аларның эшчәнлеге белән таныштылар. Аларны Токарликов хуҗалыгының заманча технологияләрне кулланып мөгезле эре терлекләрне симертү, югары сыйфатлы ит җитештерү алымнары, “Кичүчат” хуҗалыгының сөт эшкәртү комплекслары кызыксындырды.

Башкала журналистлары Әлмәт муниципаль районы авыл хуҗалыгы тармагының уңышлары һәм проблемаларына аерым басым ясадылар. Әңгәмәләр вакытында җитәкчеләр белән сүз Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында терлекчелек, үсемлекчелекне ничек рентабельле итү турында барды.

Әлмәт муниципаль районына багышланган программама , 22 декабрь, якшәмбе көнне, эфирга чыгачак.

Ландыш Сибгатуллина, Руслан Бажутов
Ф.Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International