Әлмәттә “Мисс Татарстан –2014” республика бәйгесенең зона ара туры узды

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе
“Мисс Татарстан” проекты матурлык бәйгесе, республикада яшәүче гүзәлләрне алга таба Россия һәм дөнья күләм масштабларда узачак чараларга әзерләү максатыннан оештырыла.

“Мисс Альметьевск” һәм “Вице–Мисс Альметьевск” титулы өчен нефтьчеләр башкаласында узган бәйгедә 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге 7 гүзәл көч сынашты.

Бәйге программасы 4 сынаудан торды: “визитка”, блиц – сорашу”, “купальникларда дефиле” һәм “кичке күлмәкләрдә дефиле” . Катнашучы кызлар үзләренең сылу икәнлекләрен генә түгел, белемле һәм тәрбияле булуларын да расладылар.

Җюри әгъзалары составында матурлык бәйгеләре хакында ишетеп кенә түгел, ә зур сынаулар аша узып “Мини Мисс” титулына лаек булган кечкенә кызларда бар иде.

Чара барышында кунакларны һәм катнашучыларны шәһәр һәм районның иҗади коллективлары сәламләде. Соңгы нәтиҗәләр буенча “Вице–Мисс Альметьевск” титулына Анна Крюкова, “Мисс Альметьевск” исеменә Розана Исмәгыйлева лаеклы дип табылды.

Ләйсән Дәрземанова
Ф. Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International