Марат Лотфуллин: “Балалар рус телен белергә тиеш, ләкин татар телен белмәү хисабына түгел”

2013 елның 17 декабре, сишәмбе
16 декабрь көнне Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында “Гуманистик этнокультура традицияләре һәм тәрбияви процесс” дип аталган методик семинар үткәрелде. Яшь буынга милли белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләрен уртага салып сөйләшү, алга таба бергә эшләү юлларын һәм конкрет чараларны билгеләү максаты белән оештырылган чара Бөтендөнья татар конгрессы Әлмәт бүлекчәсе тарафыннан оештырылды. Методик семинарда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең мәгариф буенча киңәшчесе Марат Лотфуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татарстан Республикасындагы татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге мөдире Данис Шакиров, Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, ӘДМХИ ректоры, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт муниципаль районы оешмасы җитәкчесе Ильяс Салахов, бюро әгъзалары, мәгариф учреждениесе җитәкчеләре, мәктәпләрнең татар теле џәм әдәбияты укытучылары, журналистлар катнашты.

Методик семинарны ачып Ильяс Салахов агымдагы елның октябрь аеннан яңа составта Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт муниципаль районы оешмасы эшли башлавы турында әйтеп, бюро әгъзалары белән таныштырды. Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында оешманың үз кабинеты, телефоны бар.Тиздән эшли башлаячак сайт милләттәшләребезгә үзләрен борчыган мәсьәләләр, сораулар белән мәрәҗәгать итәргә яңа мөмкинлекләр ача.

Ильяс Рәхимҗанович: “Район оешмасы җитәкчесе итеп билгеләнү зур җаваплылык таләп итә џәм беренче чиратта сезнең ярдәмгә таянып, бергәләп эшләячәгебезне белгәнгә генә ризалаштым”,–диде ул татар теле укытучылары џәм балалар бакчалары тәрбиячеләренә мөрәҗәгать итеп.Залда утыручыларны киләчәккә планнар белән таныштырды.

Марат Вазыйхович үзенең чыгышында Татар конгрессының Мәгариф комиссиясе тарафыннан дәүләткүләм югарылыкта күтәрелгән мәсьәләләр турында сөйләде.”Үзенең туган телен белмәгән кеше ашлама булып башка халыкка хезмәт итә башлый. Бу турыда әти– әниләргә дә аңлатырга кирәк”,– диде ул киң кырлы докладында. Балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү, поликультуралы мәгариф системасын гамәлгә куюга кагылышлы проблемаларга тукталды.“Балалар рус телен белергә тиеш, ләкин татар телен белмәү хисабына түгел. Дөнья практикасында кимендә өч телне белү кулланыла”,– дип ассызыклады Марат Вазыйхович.

–Татар телен өйрәнүдән, өйрәтүдән курыкмаска кирәк.Россия Федерациясендә ул законлы тел, әлеге кануннарны дөрес итеп куллана гына белергә кирәк. Туган телеңне белү җирдә басып торырга ныклык бирә, горурлык хисләре уята,–дип тәмамлады Марат Лотфуллин үзенең чыгышын.

Район башлыгы урынбасары Наҗия Мисбаховна Әлмәт муниципаль районында милли мәгарифнең торышы белән таныштырды. “2011 елда Габдулла Тукайның 125 еллыгын дөньякүләм билгеләп үтү татар теленең нинди даџи корал икәнлеген раслады. Мәдәният елы дип игълан ителгән 2014 елда да без туган телебез үсешен тиешле югарылкта алып барырга тиешбез,”– диде ул сүзен йомгаклап.

Методик семинарда 2 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрит Шәйдуллин “Татар халык педагогикасы һәм халыкчанлык”, Р.Фәхреддин исемендәге гимназия директоры Фирүзә Вәлиуллина“Гимназиядә милли белем һәм тәрбия”, 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Хисамова “Бала шәхесендә әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә халык педагогикасын куллану”, 20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илсөяр Рамазанова “Татар теле дәресләрендә халык авыз иҗатын куллану”, 58 нче “Шаян нәниләр” балалар бакчасы тәрбиячесе Венера Вәлиева“Р.Фәхреддин мирасы аша балаларга әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, милли йолаларын җиткерү”, 53 нче “Светофорик” балалар бакчасы тәрбиячесе Альбина Галимҗанова“Халык йолалары аша балаларга әхлак тәрбиясе бирү” дигән темаларга чыгыш ясап, уртак прооблемалар турында фикер алыштылар.

Ахырдан методик семинар проектына берникадәр үзгәрешләр кертелеп, резолюция кабул ителде.

1.Татар халкының мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен саклау һәм үстерү үтә дә мөһим һәм көн үзәгендә торган мәсьәлә икәнлекне билгеләргә.

2. Ана телендә белем бирүче мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының эшенә игътибарны көчәйтеп, даими контроль булдырырга.

3. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы ( 7 декабрь, 2013) резолюциясе нигезендә, Әлмәт муниципаль районы Мәгариф идарәсе белән берлектә гомумбелем бирү оешмаларында ана телендә укытуның торышын һәрдаим тикшереп торуны гамәлгә куярга. Моны бюро әгъзалары бурычы итеп билгеләргә.

4. Мәгариф идарәсенә һәр ел ахырында Бөтендөнья татар конгрессы Әлмәт бүлекчәсенең киңәйтелгән бюро утырышында милли мәгарифнең торышы турында белешмә биреп чыгыш ясауны гамәлгә кертергә.

5.“Төбәкара хезмәттәшлек планы” нигезендә Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез Оренбург өлкәсе Абдуллино районы мәгариф учреждениеләре, Пермь өлкәсе мәгариф идарәсе белән элемтәләрне ныгытырга, бу юнәлештә Әлмәт муниципаль районы Мәгариф идарәсе белән Бөтендөнья татар конгрессы Әлмәт бүлекчәсенең уртак эш планын булдырырга.

6. Әлмәт муниципаль районында милли белем һәм тәрбия бирү буенча кимү тенденциясе сәбәпләрен ачыклап, аларны бетерү өстендә бердәм эшләргә.

7. Милли телләрдә белем бирүче балалар бакчасы һәм мәктәпләр челтәрен саклап, аларда дәвамчанлыкны тәэмин итүне приоритет бурыч итеп билгеләргә.

8. 2013-2020 нче елларга кабул ителгән “Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Дәүләт Программасы” нигезендә милли мәктәпләр, балалар бакчалары ачу һәм аларның эшен оештыру, ата-аналарның туган телдә белем һәм тәрбия алуга өстенлек бирүләренә ирешү, кадрлар туплау, адекват үсештәге мохит булдыру юнәлешендә бергә эшләргә.

9. Мәдәниятебезне, милли үзенчәлекләребезне саклап калуга юнәлдерелгән үтемле чаралар оештыру эшләрендә укытучылар һәм тәрбиячеләргә һәрчак методик ярдәм күрсәтергә. (ӘДМХИнең филология кафедрасы мөгаллимнәре җаваплы).

10.Ана телендә белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеген оештырганда, Татарстан Республикасы Конституциясенә, 2013-2020 нче елларга кабул ителгән “Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Дәүләт Программасы”на, 2014-2016 елларга кабул ителгән “Сохранение национальной идентичности татарского народа” (“Татар халкының милли бердәмлеген саклау”) Дәүләт Программасына нигезләнергә.

11. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләренә Бөтендөнья татар конгрессы сайтында булган мәгълүматлар, яңалыклар белән даими танышып барырга.

12. Үзләрен борчыган сораулар белән укытучылар, тәрбиячеләр Бөтендөнья татар конгрессы Әлмәт бүлекчәсенә мөрәҗәгать иткәндә, аларны бюро утырышларында тикшереп, конкрет карарлар кабул итәргә.

Фәрдия Хәсәнова , “Альметьевский вестник”
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International