Әлмәттә балаларны 1нче сыйныфка яздыру буенча гаризалар кабул ителә башлады

2013 елның 16 декабре, дүшәмбе
Ул ике этапта үткәреләчәк.

Теркәлгән микрорайонда яшәүчеләр өчен язылу 31 июлгә кадәр дәвам итәчәк. Калганнар өчен ул 1 августтан 5 сентябрьгә кадәр узачак. Ата-аналарга бары тик гариза гына язу мөһим. Имтиханнар булмаячак.

Гаризаны шәхси үзең дә, электрон рәвештә дә биреп була. Моның өчен дәүләт хезмәтләре сайтында теркәлү шарт. Система теркәлгән мәктәп номерларын күрсәтәчәк. Гадәттә өч мәктәп тәкъдим ителә. Аларның берсен сайлап алырга кирәк булачак. Шунысы да мөһим: башка уку йортларына да эләгү мөмкинлеге бар. Ә моны, бары беренче чиратта әлеге урыннарга дәгъва белдерергә хокукы булганнар теркәлеп беткәч кенә эшләп булачак.

Үз компьютерлары булмаучыларга дәүләт хезмәтләре махсус үзәгенә мөрәҗәгать итәргә дә була. Биредә эшләүче хезмәткәрләр гариза бирергә ярдәм итәчәк. Мәктәпне сайлаганда ата-аналга уку йортлары сайтлары да ярдәмгә килә ала. Тагын бер мөһим фактор - мәктәпләр рейтингы. 2013 елда укучыларның өлгереше буенча Россиянең 500 иң яхшы уку йорты исемлеге төзелде.

"Әлмәт таңнары" газетасыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International