Татарстанда тирә-як мөхитне саклау снегоходлар ярдәмендә дә тормышка ашырылачак

2013 елның 15 декабре, якшәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә тирә-як мөхитне һәм хайваннар дөньясын саклау эшендә снегоходлар да кулланылачак. Бу юнәлештә эшне яхшырту өчен әлеге службага «Ямаха» маркалы 26 снегоход бирелгән. Ачкычлар тапшыру тантанасында , ТР Хайваннар дөньясын саклау һәм алардан файдалану идарәсе җитәкчесе Дмитрий Иванов ышандыруынча, күрелгән чаралар идарәнең мөмкинлекләрен һәм вәкаләтләрен арттыруга, закон бозуларга каршы нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкинлек бирәчәк.

«Татар-информ»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International