Россия Конституциясе көнендә Әлмәт муниципаль районы җитәкчелегенә 17 кеше мөрәҗәгать итте

2013 елның 13 декабре, җомга
РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча РФ Конституциясе көне - 12 декабрь – гомумроссия гражданнарны кабул итү көне дип игълан ителгән иде.

Кичә барлык дәрәҗәдәге идарә органнарының җаваплы кешеләре үз эшчәнлеләренә караган сорауларга җавап бирделәр. Гражданнарны сәгать 12.00-20.00 чират буенча кабул иттеләр.
Әлмәт районында ӘМР Советы һәм башкарма комитетының җитәкчелегенә 17 кеше мөрәҗәгать итте. Аларның җидесе – ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфановка, җидесе - ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиковка, икесе - башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рияз Комаровка, берсе - башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Айдар Каюмовка үзләрен борчыган сорауларны җиткерделәр.

Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне ел саен 12 декабрьдаә үткәреләчәк.

Ландыш Сибгатуллина
ӘМР Башлыгының хәбәрлек хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International