«Хоккей-бабай» «Нефтяник» командасының талисманы булачак

2013 елның 13 декабре, җомга
«Нефтяник» хоккей клубы 1нче октябрьдән алып 1нче ноябрьгә кадәр «Нефтяник» командасының талисманы идеяләренә конкурсс үткәрде. Конкурста һәр теләгән кеше катнаша ала иде. Оештыру комитетына 20гә якын эш килде. Тәкъдим ителгән талисман образлары арасында төрлесе – агрессив, алга ыргылучы характердагылар да, киң күңелле, самими, уңай холыклылары да бар иде. Катнашучыларның эшләрен клуб җитәкчелеге, «Нефтяник» һәм «Спутник» командаларының тренерлары, җанатарлар клубы вәкилләреннән торган 13 кешелек комиссия бәяләде.

Ринат Камаловның «Хоккей – бабай», Людмила Ямалееваның «Бүре», Снежана Голубеваның «Нефть тамчысы», Анна Дмитричеваның «Кроша сукыр тычканы» дигән эшләре иң зур кызыксынуны уятты. Өстенлек Ринат Камаловның «Хоккей-бабай» хезмәтенә бирелде.

«Талисман итеп мин киң күңелле, хәйләкәр һәм акыллы “Хоккей-бабай”ны тәкъдим иттем. «Хоккей-бабай» – үзендә милли колорит билгеләрен чагылдырган, команданың Татарстан Республикасына карганлыгын ассызыклый торган җыелма образ. Изге күңелле, уңай сыйфатларга бай, тормыш тәҗрибәсе туплаган, кирәккәндә файдалы киңәш бирә алырлык мондый бабайлар һәр гаиләдә бар. «Нефтяник» командасы — Югары лигадагы командалар арасында иң яшьләреннән берсе, авыр вакытларда «Хоккей-бабай» егетләрнең кәефен күтәрер, зирәклеге белән булышыр», - диде үз хезмәте турында җиңүче Ринат Камалов.

Хәзер эскизларда бирелгән идея зур курчаклар ясаучы белгечләргә тапшырылган. Җиңечене бүләкләү команданың яңа талисманын тәкъдим итү көнендә - «Нефтяник» берәр матчы алдыннан булачак.

«Нефтяник» Әлмәт хоккей клубының хәбәрлек хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International