Универсиадада Әлмәт хоккейчысы Россия берләшмә командасына британлыларны җиңәргә ярдәм итте

2013 елның 13 декабре, җомга
Италиянең Трентино төбәгендә студент командалары арасында хоккей буенча беренче уеннар узды. Әлмәтле Андрей Демидов капитанлыгындагы Россия берләшмә командасы үзенең Универсиадада катнашуын зур җиңүдән башлады – 8:0 исәбе белән Бөек Британия командасын тар-мар итте. Матчтагы беренче алканы Демидов кертүе безнең күңелгә бигрәк тә хуш килде. Демидов исәбендә шулай ук бер шайбаны нәтиҗәле тапшыру да бар.

ЮХЛ материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International