«Татнефть» ААҖ кубогында катнашучылар исемлеге расланды

2013 елның 13 декабре, җомга
Быел ТР көньяк-көнбатышында «Татнефть» оешмасы химаясендә уздыралачак хоккей ярышларында, теркәлү урынына карап, 55 яшүсмер командасы катнашачак. Башка еллардагы кебек үк, катнашучылар быел да өчәр дивизионнан торган ике конференциягә бүленгән. Уеннарны тантаналы ачу киләсе ялларда дивизион үзәкләрендә булачак. Бәйрәм чараларын 21нче декабрьдә Әлмәт башлап җибәрә, эстафетаны Азнакай, Бөгелмә, Түбән Кама, Лениногорск дәвам итәчәк.

«Нефтяник» Әлмәт хоккей клубының хәбәрлек хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International