Яңа Нәдер яңарыш юлында

2013 елның 13 декабре, җомга
Әлмәт районының Яңа Нәдер авылы шәһәргә якын урнашкан, иң төзек һәм яшәү өчен кулай торак пунктларның берсе. Биредә халыкның тормыш-көнкүрешен тагын да уңайлы, кызыклы итү өчен авыл җирлеге, депутатлар, ветераннар Советы, барлык служба хезмәткәрләре тарафыннан максатчан эш алып барыла. Бу яктан нәдерлеләр үзләрен бик бәхетле дип саный. Чөнки, "Татнефть" ААҖ генераль директор урынбасары, компаниянең баш инженеры Наил Габделбариевич Ибраһимов өченче чакырылышта да шушы авыл җирлегеннән район Советы депутаты булып сайланды. "Агач яфрагы, кеше эше белән матур" диләр. Депутат наказлары нигезендә, Наил Габделбариевич ярдәме белән соңгы 10 елда торак-пунктның социаль-икътисади йөзе танымаслык булып үзгәрде.

Авыл җирлеге башлыгы Сирень Миннебаев ассызыклап узганча, җирле бюджеттагы средстволар башкарылган эшләрнең бер өлешенә генә җитәр иде. Бүген Яңа Нәдердә килеп яшәргә, төпләнеп калырга теләүчеләр саны шактый. Авыл яңаруга, яшәрүгә таба йөз тота.

Яңа Нәдер авылында 1500дән артык кеше, 550 хуҗалык исәпләнә. Авылда 17 урам бар. Нәдердәге һәрбер кечкенә урам, тыкрыкта да юллар шәһәрнекеннән ким түгел. Агымдагы елда яңа бистәдәге 7 урамның икесенә асфальт түшәлгән. Асфальтланган юлларның озынлыгы 12 км артык, калганнарына таш түшәлгән. Якын киләчәктә аларны да асфальтлау күздә тотыла.

Авыл өчен икенче олы проблема булган су белән тәэмин ителештә дә тоткарлыклар юк. Ике скважина борауланган, Нияз-Мулла һәм Аргы чишмә суы махсус резервуарлардан үз агымы белән авылдагы су линияләренә төшә. 15 км озынлыкта сузылган яңа су линияләре халыкның уңайлыгы өчен шулай ук зур эш булып тора. Хәзер нәдерлеләр кыш көне дә, җәй көне дә суга кытлык кичерми.

Казанышларның чираттагысы буларак, авылны урам утлары белән тәэмин итүне күрсәтергә мөмкин. Узган җәйдә соңгы ике урамга ут кертелгән. Күптән түгел генә төзелә башласа да, авылның бу өлеше дә игътибардан читтә калмый, ел саен мөмкинлекләрдән чыгып инженер һәм коммуникация челтәре уздырыла. Кичке яктан гөлт итеп кабынган урам утлары, шау-гөр килеп мәктәптән кайткан укучылар, сабыйларын җитәкләп балалар бакчасыннан чыккан әти-әниләрне күргәч, күңел шатлана, димәк, авылда тормыш кайный.

Яңа Нәдер авылындагы уңай үзгәрешләр моның белән генә чикләнми, әлбәттә. Авылның төп социаль объектлары булып саналган мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек. Объектларның һәрберсенә янгынга каршы сигнализация куелган, автономияле су линиясе булдырылган, клубка кайнар су сузылган.

Депутатның ярдәмен Нәдер урта мәктәбе коллективы да һәрдаим тоеп яши. Җәйге айларда 96 пластик тәрәзә, спортзалга светильниклар куелган, өстәмә җылылык регистры урнаштырылган, мәктәпнең нигезе ныгытылган, керү урыннары ремонтланган, өлешчә территорияне әйләндереп алынган койма алмаштырылган.

Лесная урамында газ линиясен алмаштыру һәм озынайту, телефон кертү, Куйбышев урамындагы җәяүлеләр күперен яңадан кору, Озерный урамында автотранспорт өчен күпер салу, 300 метр озынлыкта зиратның коймасын алмаштыру авыл өчен мөһим проектлардан санала.

Нәдерлеләрнең мәдәни һәм рухи тормышы да күпләргә үрнәк булырлык. Авыл үзешчәннәренең активлыгын истә тотып, Наил Ибраһимов булышлыгы белән мәдәният йорты өчен 20 пар милли костюмнар, мультимедиа аппаратура алынган. Июнь аенда авыл гына түгел, район тарихында мөһим вакыйга - төбәкнең легендар шәхесе, 18 нче гасырда беренчеләрдән булып нефть тапкан һәм кара алтын эшкәртүгә нигез салган Нәдер Уразмәтов истәлегенә структур композиция ачыла.

Татарстанның беренче нефтьчесе исемен мәңгеләштерү әлеге нәсел вәкилләренең күптәнге хыялы булган. Әлмәт шәһәре оешуга - 60, Татарстан нефте табылуга - 70 ел тулган юбилейлар елында "Татнефть" ААҖ булышлыгы белән бу зур васыятьне тормышка ашыру мөмкин була. Авыл ветераннарының Яңа Нәдер авылында стела төзү идеясен район Советы депутаты , "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары, баш инженер Наил Ибраһимов хуплап каршы ала. Монумент Әлмәтнең баш рәссамы Рафаэль Курамшин тарафыннан проектлана, скульпторы Башкортстаннан килгән Вячеслав Кузнецов, заказчы - "Әлмәтнефть" идарәсе.

Авылның мөхтәрәм шәхесе, "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рәфкать Рахманов киңәше һәм булышлыгы белән мәчет ихатасында төрле дини бәйрәмнәр уздыру өчен махсус йорт салына. Дин кардәшләребез аңа бик рәхмәтле.

Кайсы гына юнәлешне алсаң да, нәдерлеләрнең уңышлары бихисап. Алар ирешелгәннәргә сөенеп, киләчәккә зур планнар белән яши. Яңа Нәдер авыл җирлеге башлыгы Сирень Миннебаев барлык авыл халкы исеменнән Наил Габделбариевич Ибраһимовка чиксез олы рәхмәтен һәм киләчәктә дә тыгыз хезмәттәшлекнең дәвам итәчәгенә ышанычын белдерә.

Фәрдия ХӘСӘНОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International