Әлмәттә “Йолдызчыклар” дигән балар иҗаты конкурсы башланды

2013 елның 13 декабре, җомга
12 декабрьдә «Бәләкәч» 1нче номерлы балалар бакчасында ӘМР мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре тәрбияләнүчеләре арасында игълан ителгән “Йолдызчыклар” конкурсының сайлау туры ачылышы булды. №1, №22, №35, №36, №51, №59 Бу, үз чиратында, бакчада эшләүче музыка җитәкчеләренең, хореографларның һәм тәрбиячеләрнең үз һөнәрләрендә оста булуларын да дәлилли.

Сайлау турлары 13нче декабрьдә – 63нче номерлы «Калинка», 16нчы декабрьдә – 28нче номерлы «Буратино, 17нче декабрьдә – 46нчы номерлы «Золушка», 19нчы декабрьдә – 65нче номерлы «Ивушка» , 20 декабрьдә – 45нче номерлы «Космос» балалар бакчаларында дәвам итәчәк.

Катнашучыларга – уңышлар, педагогларга – иҗади казанышлар, тамашачыларга – күтәренке кәеф теләп калабыз!

Мәктәпкәчә белем бирү бүлеге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International