Әлмәт музыка көллиятендә РФ Конститутциясенең 20 еллыгына багышланган концерт узды

2013 елның 13 декабре, җомга
Чәршәмбе, 11 декабрьдә, Ф. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә РФ Конститутциясенең 20 еллыгына багышланган концерт узды. Тантана көллият хоры башкаруында Россия гимны белән ачылды.

Бәйрәм чарасына студентлар, көллият укытучылары һәм башка кунаклар килгән иде. ТР Дәүләт Советы депутаты, музыка көллияте директоры Гүзәл Еремеева кунакларны бәйрәм белән котлады һәм уку йорты эшчәнлегендә актив катнашучыларга бүләкләр тапшырды.

Әлеге дата уңаеннан музыка көллиятендә хокук дәресләре, түгәрәк өстәлләр, презентацияләр узды, агитплакат һәм патриотик җырлар конкурслары үткәрелде.

Айдар ГАЗИЗУЛЛИН
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International