ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының бозылуы турында кисәтә

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе ТР территориясендә һава торышының бозылуы турында кисәтә.

Татарстанда бүгенге көннең киченнән алып, төнлә һәм 13 нче декабрьдә көндез юеш кар явачак, төнлә урыны белән - көчле. Кайбер районнарда бозлы яңгыр яварга мөмкин. Күрү мөмкинлеге 500-1000 м һәм аннан азрак булган буран булуы ихтимал.

16-21 м/с, урыны белән 24 м/с кадәр көчле җил булуы көтелә. Урыны белән бозлавык һәм кар көртләре була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International