Яңа елны "маҗараларсыз" гына каршылыйк!

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе
Татарстан территориясендә 15 декабрьдән киләсе елның 1 февраленә кадәр янгынга каршы махсус режим кертелүе турындагы ТР Президентының 1186 нчы Указын төгәл үтәү таләп ителә. Пиротехника чаралары мәсьәләсендә шаярырга ярамый. Хәзер кышкы чорга карап кына түгел, янгынга каршы махсус режим шартлары таләпләрен дә үтәп, урыннарда әзерлек югарырак дәрәҗәгә китерелергә тиеш.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТРда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясе утырышы ахырында, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, ТР буенча ЭЭМ һәм республиканың Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыклары җитәкчелеге вәкилләренең төп мәсьәлә буенча чыгышларыннан соң, ТР Премьер-министры урынбасары һәм шушы комиссия рәисе Юрий Камалтынов шулай дип таләп итте. Беренче чиратта, барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округларындагы гадәттән тыш комиссияләр рәисләре урыннарда бер атна эчендә комиссия утырышлары уздырсын, Яңа ел бәйрәмнәре һәм кышкы яллар чорында куркынычсызлык тәэмин ителеше, эш оештырылышы буенча барлык мәсьәләләр дә каралсын, Президент Указын төгәл үтәү таләп ителүен һәркем аңласын, диде ул.

Түбән температура, күпләп явым-төшемнәр шартларында тормыш-яшәеш тәэминаты системалары тотрыклылыгын комплекслы тәэмин итү буенча күрелергә тиешле чараларга, штаттан тыш теләсә нинди хәлгә без әзер булырга тиеш. Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре язып биргән барлык таләпләрнең дә урыннарда бернинди тайпылышсыз үтәлүе шарт. Тәүлек әйләнәсе эшли торган төрле хезмәтләрнең, шул исәптән тормыш тәэминаты объектларындагы һәм социаль, медицина хезмәтләренең дә төнге сменада эшләргә тиешле персоналы әлеге ай ярымлык махсус режим кертелгән вакытта сан ягыннан арттырылуы шарт. Президентның Чыршы бәйрәменә балаларны китерү һәм алып китү мәсьәләсендә аеруча игътибарлы булу, барлык таләпләрне үтәү таләп ителә, дип ассызыклады Юрий Камалтынов.

Р. Исмәгыйлева әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International