Төнге сәгать бер белән ике арасында алар «вазифаларны бүлешәләр»: берсе чиркәүнең бүрәнә стеналарына бензин сибеп чыга, икенчесе үзе ясаган фитильгә ут төртеп, бензин тутырылган шешәне бина стенасына бәреп вата. Вандаллар тиз арада җинаять урыныннан кача. Бәхеткә, каравылчының утны вакытында күреп алуы нәтиҗәсендә янгынны тиз арада сүндерүгә ирешәләр.
Иртәнге сәгать бишләр тирәсендә җинаятьчеләр Яңа Чишмә районының Ленино авылында да шундый ук гамәлләр кыла. Бу юлы инде янучан сыеклык салынган ике шешә кулланыла. Нәтиҗәдә гыйбадәт йорты тулысынча янып бетә.
Ут төртүчеләрнең һәм аларның кулдашларының шәхесләре кыска гына вакыт эчендә ачыклана. Алар сак астына алына. Татарстан территориясендә башка православие храмнарына ут төртүдә дә аларның катнашы юк түгел дип фаразларга җирлек бар. Тикшерү эшләре бара.